Svoboda | Graniru | BBC Russia | Golosameriki | Facebook

Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге
(Татарча Википедия битеннән юнәлтелде)


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 856
Битләр саны 828 658
Үзгәртүләр саны 4 235 685
Теркәлгән кулланучылар 52 667
Актив кулланучылар 85
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 2.2
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус

үзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

үзгәртү
  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика

үзгәртү
 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 856 мәкалә бар, 6782 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

үзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 619 085 3 095 995 41 555 33 661 878 1 608 062 2619 20 174
2 tt Татар 2003 501 856 828 658 6782 4 235 685 52 667 85 6 2.2
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 648 577 883 348 1 563 406 51 892 105 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 299 557 1 091 654 3604 4 834 299 141 896 553 16 31
5 kk Казакъ 2002 236 904 638 145 11 225 3 366 208 159 203 214 15 15.1
6 az Азәрбайҗан 2004 201 031 576 080 14 825 7 736 792 296 680 617 15 46.7
7 ky Кыргыз 2002 78 403 109 815 2679 485 260 41 210 68 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 739 183 665 1505 1 276 831 42 229 70 5 24.6
9 cv Чуваш 2004 56 462 115 003 536 833 914 35 959 53 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 405 54 445 0 230 352 29 852 33 2 3.6
11 sah Саха 2008 17 095 51 812 1765 409 372 25 948 37 4 32.6
12 tk Төрекмән 2004 6898 17 096 340 257 333 29 584 42 4 32.9
13 ug Уйгур 2012 6108 15 934 0 159 898 22 911 25 1 26
14 gag Гагауз 2010 2804 6653 0 69 496 14 958 13 1 19.7
15 krc Карачай-балкар 2010 2163 14 747 0 110 742 10 883 17 1 254.2
16 kaa Каракалпак 2006 7694 18 266 29 91 087 12 894 43 5 9.4
17 tyv Тыва 2013 3544 13 019 0 48 047 9692 14 1 26.4
18 alt Алтай 2021 1096 6370 0 46 910 3257 13 4 170.5


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

үзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

үзгәртү
 
Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү


Тышкы сылтамалар

үзгәртү