Эрнесто Теодоро Монета
Эрнесто Теодоро Монета итал. Ernesto Teodoro Moneta | |
---|---|
Туган | 20 сентябрь 1833 Милан Италия |
Үлгән | 10 февраль 1918 (84 яшь) Милан, Италия |
Үлем сәбәбе | пневмония |
Күмү урыны | Миссалья |
Милләт | итальянлы |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Милан |
Һөнәре | сәясәтче, журналист, пацифист |
Кардәшләр | Enrico Moneta[d] |
Бүләк һәм премияләре | Тынычлык өчен Нобель премиясе |
[[commons:Category:Ernesto Teodoro Moneta|Эрнесто Теодоро Монета |
Эрнесто Теодоро Монета (итал. Ernesto Teodoro Moneta; 20 сентябрь, 1833 ел, Милан – 10 февраль 1918 ел,Милан — итальян журналисты, сәясәтчесе һәм пацифисты. 1907 елда Луи Рено белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Монета 1833 елның 20 сентябрендә Миланда туа. 15 яшендә үк ул 1848 елгы «Миланның биш көнендә» - миланлыларның Австриягә каршы фетнәсендә катнаша. Шуннан соң ул Пьемонтта, Ивреада хәрби академияне тәмамлый һәм Гарибальдиның «Меңнәр походы»нда (Сицилиядә, 1859 ел) һәм 1866 елгы Австро-итальян сугышында катнаша. Нәтиҗәдә, үзенең милләтчел ышануларына карамастан, Монета тынычлык өчен хәрәкәт активисты була. 1867-1896 елларда ул II Secolo дигән демократик газетаның мөхәрире булып эшли. 1887 елда Милләтләр Лигасы оештыруны һәм коралсызландыруны таләп иткән «Тынычлык һәм арбитраж өчен Ломбард лигасына» нигез сала. Бу гамәлләре өчен 1907 елда ул Луи Рено белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Гомеренең соңгы елларында Монета, милләтчел ышануларын пацифистлыктан артыграк күреп, 1912 елгы Итальян-төрек сугышын һәм 1915 елда Италиянең Беренче бөтендөнья сугышына керүен хуплый.
Эрнесто Теодоро Монета 1918 елның 10 февралендә Миланда вафат була.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кыскача биография (ингл.)
- Нобель комитеты сайтында биография (ингл.)
1901–1925 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары |
|
---|---|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) | |
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
Бу — сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
- 20 сентябрь көнне туганнар
- 1833 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Миланда туганнар
- 10 февраль көнне вафатлар
- 1918 елда вафатлар
- Миланда вафатлар
- Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Италиядән Нобель премиясе лауреатлары
- Италия журналистлары
- Италия сәясәтчеләре
- Сәясәт эшлеклеләре турында тәмамланмаган мәкаләләр
- Сәясәтчеләр