Бутан парламенты
Бутан парламенты | |
Дәүләт | Бутан |
---|---|
Юрисдикциягә карый | Бутан |
Рәсми веб-сайт | Lua хатасы: expandTemplate: template "ref-dz" does not exist. |
Бутан парламенты ( дзонг-кэ རྒྱལ་ཡོངས་ཚོགས་ཁང་, вайли gyelyong tshokhang) — 2007 елда бер палаталы Цонгдуны алыштырган ике палаталы закон чыгару органы. Беренче депутатлар 2008 елда, беренче милли сайлаулардан соң мандатлар алганнар.[1]
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гасыр чикләрендә Бутан абсолют монархиядән конституцион хакимият формасына әкренләп күчә башлый. Социаль тормышны либерализацияләү һәм дәүләтнең сәяси системасында демократик үзгәрешләр 2008 елда Бутан Конституциясен кабул итү сәбәбе була[1].
Парламент ике палаталы структурага ия. 2008 елда Парламентка беренче гомуми сайлаулар үтә. Ике партиягә рөхсәт бирелә — Бутан тынычлык һәм чәчәк ату партиясе һәм Халык демократик партиясе.
Парламентның югары палатасында вәкилләргә сәяси партия әгъзалары булу тыела (11 бүлек)[2].
Составы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- аскы палата — Милли ассамблея, 47 депутат халык тарафыннан сайлана[1].
- югары палата — Милли Совет, 20 депутат халык тарафыннан сайлана, 5 депутат Бутан короле тарафыннан билгеләнә[1].