Svoboda | Graniru | BBC Russia | Golosameriki | Facebook
Эчтәлеккә күчү

Бөтнек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтнек latin yazuında])
Бөтнек
Халыкара фәнни исем Mentha L., 1753[1][2]
Әйтелеш
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Menthinae[d]
Таксономик төр M. spicata[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Гуцзинь тушу цзичэн[d], Zhiwu Mingshi Tukao[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 66[d], The New Student's Reference Work[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 3[d]
Нәрсәнең чыганагы mint leaf[d][3] һәм пищевые растения[d][4]

 Бөтнек Викиҗыентыкта

Бөтнек (лат. Mentha) — иренчәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыруг. Куе яфраклы, вак кына алсу чәчәкле, хуш исле күпьеллык үлән; медицина, парфюмерия, кондитер товарлары хәзерләгәндә һәм аш тәмләткеч сыйфатында кулланыла.

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

50 ләп төре билгеле, күбрәк Төньяк ярымшарның уртача поясында очрый.

Mentha spicata

Татарстанда 4 төре бар. Кыр бөтнеге (M. arvensis), озын яфраклы бөтнек (M. longifolia) барлык районнарда һәм урманнарда таралган. Борыч бөтнек (M. piperita) һәм башаклы бөтнек (M. spicata) эфир майлы һәм дару үләне буларак бакчаларда үстерелә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамыры чуксыман, өстә ята. 15-40 см озынлыктагы үсемлекләр. Сабаклары туры, 4 кырлы, ботакланучан. Яфраклары бөтен, тешле яки тешәүле. Чәчәкләре вак, таҗы аксыл шәмәхә-алсу яки кызыл-шәмәхә төстә, башаксыман чәчәк төркемендә, кыр бөтнегенең чәчәкләре куентык боҗраларында. Җимеше 4 чикләвекчектән гыйбарәт. Июнь-сентябрь айларында чәчәк ата, җимешләре июльдән алып октябрьгә кадәр өлгерә. Вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчиләр.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир өстендәге өлешләрендә флавоноидлар, каротин, органик кислоталар, эфир мае бар. Бакчада үстерелә торган төрләреннән ментол алалар, ул валидол, валокордин, Зеленин тамчысы һәм башкалар составында бар.

Халык медицинасында тынычландыру, тир, какырык чыгару өчен, ашказаны авырулары вакытында кулланыла.

Барлык төрләре дә баллы үсемлекләр.[5] Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. 3,0 3,1 http://www.keio-kampo.jp/vc/catalog/herbs/menthae-herba.html
  4. 4,0 4,1 https://soppognyttevekster.no/nyttevekst/mynter/
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/btnek