Svoboda | Graniru | BBC Russia | Golosameriki | Facebook
Эчтәлеккә күчү

Замбия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Замбия latin yazuında])
Замбия
Байрак
Илтамга
Шигарь One Zambia, One Nation Edit this on Wikidata
Халык саны 17 094 130 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 24 октябрь 1964 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 752,618 км²
Координатлар 14°S 28°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Башкарма орган Замбия министрлар кабинеты
Канун чыгару органы Замбия милли җыелышы
Дәүләт башлыгы исеме Замбия президенты
Дәүләт башлыгы Хакаинде Хичилема
Башлык исеме Замбия президенты
Карта
Икътисад
ТЭП 22 148 миллион US$ (2021), 29 784 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Замбия квачасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 13% (2014)[1]
Туу күрсәткече 5.353 (2014)[2]
КПҮИ 0.565 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 61.874 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 57.1 (2015)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Электр аергычы төре D төре[6]
Автомобил хәрәкәте ягы сул[7]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
Телефон коды +260
ISO 3166-1 коды ZM
ХОК коды ZAM
Интернет домены .zm

За́мбия (ингл. Zambia [ˈzæmbiə]) — Үзәк Африкада урнашкан, диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт. Төньякта Демократик Конго Җөмһүрияте белән, төньяк-көнчыгышта Танзания белән, көнчыгышта Малави, көньякта Мозамбик, Зимбабве, Ботсвана һәм Намибия, көнбатышта Ангола илләре белән чиктәш.

Башкаласы һәм иң Эре шәһәре — Лусака.

Замбия — тропик климатлы ил, диңгезгә чыгу юлы юк. Күбесенчә платода урнаша. Мәйданы буенча дөньяда 38 урынны били. Илнең көнбатыш һәм көньяк чикләре буйлап аккан Замбези елгасы бассейны илнең дүрттән өч өлешен ала.

Замбия белән Зимбабве чигендә күп кенә шарлавыклар урнаша, шул исәптән атаклы Виктория шарлавыгы.

Халык саны — 12,1 млн (2010 елның июленә).

Урта гомер дәвамлыгы — 38,9 ел (2010, дөньяда 223 нче урын).

Укый-яза белгән кешеләр — 80 % (15 елдан өлкәнрәк булганнар исәпкә алынган).

Шәһәр халкы 35 % тәшкил итә (2008).

Замбиядә католик чиркәве
Ил башкаласы Лусака(ингл.) мәчете (уңда). Сулда ― Һинд дине гыйбадәтханәсе

Христианлык (католиклар, лютераннар, англиканнар, адвентистлар һәм башкалар) һәм христиан-африкан культлар — 50-75 %. Мөселманнар саны якынча 5 %-ны тәшкил итә. 1996 елгы Конституция нигезендә[8], Замбия рәсми рәвештә христианнар (4/5 өлеше протестантлар, 1/5 өлеше католиклар) дәүләте булса да, илдә дин иреге таныла һәм яклана[8]. Азчылык диннәр тарафдарлары (күпчелеге шәһәрләрдә яши): Ислам ― 5 %, Бәһаи ― 1,5 %, индуистлар ― 0,5 %, аз санлы яһүдләр (ашкенази) җәмгыятьләре эшчәнлек алып бара.


  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. 6,0 6,1 Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. 8,0 8,1 Constitution of Zambia, 1991(Amended to 1996). Scribd.com, 30 June 2008