Svoboda | Graniru | BBC Russia | Golosameriki | Facebook
Эчтәлеккә күчү

Казан юридик институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан юридик институты latin yazuında])
Казан юридик институты
Нигезләнү датасы 1974
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Казан
Ана ширкәт Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы[2]
Рәсми веб-сайт kui.mvd.ru
Карта

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты (кыскача РФ ЭЭМ КЮИ) — Казанда урнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йорты.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты» федераль дәүләт казна мәгариф учреждениесе ССРБ ЭЭМ академиясе каршындагы Мәскәү читтән торып юридик белем бирү филиалының Казан укыту-консультация пункты (УКП) төзү юлы белән 1974 елның 21 мартында гамәлгә куела[3]. Ул елны беренче 105 тыңлаучы җыела. 1999 елдан мөстәкыйль югары уку йорты[4].

Россия ЭЭМ КЮИ №1 уку комплексы
  • Югары белем бирү программалары буенча белгечләр әзерләү факультеты;
  • Читтән торып уку факультеты;
  • Профессиональ әзерлек, яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү факультеты