Svoboda | Graniru | BBC Russia | Golosameriki | Facebook
Эчтәлеккә күчү

Санлы объект таныклыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Санлы объект таныклыгы latin yazuında])
Санлы объект таныклыгы
Нигезләнү датасы 2000
Логотип
Кыскача исем DOI[1], ДОИ һәм ЦІО
Рәсми веб-сайт doi.org/the-identifier/what-is-a-doi/(ингл.)
Supported metadata PMID[d]
Схематик иллюстрациясе
 Санлы объект таныклыгы Викиҗыентыкта

Санлы объект таныклыгы (СОТ, ing. digital object identifier, ing. DOI, digital identifier of an object[2]) — интернет челтәрендә урнашкан объект турында мәгълүматны билгеләү стандарты. DOI эчендә урнашкан мәгълүмат электрон документның кайда урнашуын (мәсәлән, URL), аның исемен һәм башка күрсәткечләрен үз өченә ала.

DOI – PURL стандартына бик ошаган, аларның икесендә дә файлның исеме һәм аның кайда урнашуы күрсәтелә.

DOI инглиз телле фәнни тирәлеклә галимнәрнең үзара мәгълүмат алмашында киң кулланыла.

Санлы объект таныклыгы хәрефләрдә һәм саннардан торган ике өлештән тора: префикс һәм суффикс. Мәсәлән,

10.1000/182,

монда

10.1000 — префикс, яки билге (10) һәм нәшрияткә күрсәтүче юлдан (1000) торган нәшрият таныклыгы;
182 — суффикс, билгеле бер объектка күрсәтүче объект таныклыгы.

Нәшрият префикслары  Калып:Iw һәм Калып:Iw кебек теркәлү шикәтләре (DOI Registration Agency) аша бирелә. Суффиксны исә нәшрият үзе ясый, ул әлеге нәшрият өчен кабатланмас булырга тиеш.