Сөләйман Гафиятуллин
Внешний вид
Сөләйман Гафиятуллин | |
---|---|
Файл:Сөләйман Гафиятуллин.jpg | |
Туган телдә исем | Сөләйман Хәлил улы Гафиятуллин |
Туган | 1 гыйнвар 1905 Казан губернасы Чистай |
Үлгән | 1 май 1983 (78 яшь) Алматы |
Күмү урыны | Центральное кладбище (Алма-Ата)[d] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d] |
Һөнәре | сәясәтче, хуҗалык җитәкчесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре |
Сөләйман Гафиятуллин | |
---|---|
9 нчы ТАССР ХКШ рәисе | |
Вазыйфада 1940 ел – 1943 ел | |
Аңа кадәр | Әмин Тынчеров |
Дәвамчысы | Сәет Шәрәфиев |
Туган | 1 гыйнвар 1905 Чистай, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1 май 1983 (78 яшь) Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР |
Белем | СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d] |
Сөләйман Гафиятуллин, Сөләйман Хәлил улы Гафиятуллин, рус. Гафиатуллин Сулейман Халилович (01.01.1905-01.05.1983) — сәясәтче, ТАССР халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе (1940-1943). Казакъ ССР игенчелек һәм терлекчелек шура хуҗалыклары (совхозлар) халык комиссары (1945-1946). ВКП (б) әгъзасы (1930 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1905 елның 1 гыйнварында Казан губернасы Чистай өяз шәһәрендә туган. Екатеринбург (вариант: Чистай педагогия техникумын[1]) (1922), ВКП (б) ҮК каршындагы фирка оештыручылары югары мәктәбен (1945) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1922-1927 ТАССР Чистай шәһәре янгын сүндерү такымы янгын сүндерүчесе.
- 1927-1938 ТАССР Арча кантоны янгын буенча күрсәтмә бирүчесе (инструктор), Казан шәһәренең янгыннан саклану идарәсе өлкән инспекторы. 124 нче заводның янгыннан саклану башлыгы.
- 1938-1939 ВКП (б) Ленин райкомы (Казан) сәркатибе.
- 1939-1940 ВКП (б) өлкә комитетының кадрлар буенча сәркатибе.
- 1940-1943 ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе. Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән предприятиеләрне Казанда каршылау һәм урнаштыру белән җитәкчелек итә[1].
- 1945-1946 Казакъ ССР игенчелек һәм терлекчелек шура хуҗалыклары (совхозлар) халык комиссары — министры.
- 1946-1948 Казакъ ССР Үскәмән өлкәсенең башкарма комитет рәисе[2].
- 1948-1952 Казакъ ССР Урал өлкәсенең башкарма комитет рәисе.
- 1952-1953 Казакъ ССР министрлар шурасы каршындагы авыл һәм күмәк хуҗалыклар төзелеше (Главсельстрой) баш идарәсе башлыгы.
- 1953-1954 Казакъ ССР игенчелек һәм терлекчелек шура хуҗалыклары министрлыгының матди-техник тәэмин итү баш идарәсе башлыгы.
- 1954-1958 Казакъ ССР Акмола өлкәсе Маметова исемендәге бөртек үстерү шура хуҗалыгы (рус. зерносовхоз) директоры.
- 1959-1961 Казакъ ССР шура хуҗалыклары министрлыгының шура хуҗалыклары һәм машина-трактор станцияләре төзелеше баш идарәсе башлыгы урынбасары.
- 1961 елдан пенсиядә[3].
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1 нче чакырылыш ССРБ югары шурасы депутаты (1941)[4]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
- Ашимбаев Д. Р. Кто есть кто в Казахстане. Биографическая энциклопедия. Алматы, 2008
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- С.Х.Галиуллин Edu.rt.ru белем бирү порталында
- Коммунистлар фиркасе һәм шуралар берлеге тарихы буенча белешмәлек 1898-1991
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]төркем:
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1905 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чистайда туганнар
- 1 май көнне вафатлар
- 1983 елда вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Алматыда вафатлар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Татарстан хөкүмәте рәисләре
- Казакъ ССР халык комиссарлары
- ССРБ Югары Шурасының Берлек Шурасында ТАССРдан депутатлар
- Чистай педагогика көллиятен тәмамлаучылар