Svoboda | Graniru | BBC Russia | Golosameriki | Facebook
Эчтәлеккә күчү

Фиджи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фиджи latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Фиджи Җөмһүрияте
Republic of Fiji
Matanitu Tugalala o Viti
Fidźi Ganaradźja / फ़िजी गणराज्य
Байрак Илтамга
Fidźi Ganaradźja / फ़िजी गणराज्य байрагы Fidźi Ganaradźja / फ़िजी गणराज्य гербы
Шигарь: «Rerevaka na Kalou ka Doka na Tui
(Ходайдан курк һәм Патшаны хөрмәт ит)»
Ил көе: Фиджи гимны
Fidźi Ganaradźja / फ़िजी गणराज्य урнашуы
Бәйсезлек 1970 елның 10 октябре (Бөекбританиядән)
Рәсми тел инглиз теле, фиджи теле, һиндстани
Башкала Сува
Эре шәһәрләр Сува
Президент Уильям Катонивере
Премьер-министр Ситивени Рабука
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

18 274 км²
әз%
Халык саны 935 974 кеше
Акча Фиджи доллары
Вакыт UTC +12
Пәрәвез домены .fj
Телефон коды +679

Фи́джи Җөмһүрияте́[1] (ингл. Republic of Fiji, фидж. Matanitu Tugalala o Viti, фидж. һинди Fidźi Ganaradźja / फ़िजी गणराज्य ) — Фиджи архипелагында урнашкан дәүләт. Тын Океанның көньяк өлешендә урнашкан дәүләт, Меланезиянең өлеше.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиджи территориясе 18 274 кв. км алып тора.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиджи башкаласы — Сува. Иң эре шәһәрләр: Сува, Лаутока. Илнең административ-территориаль бүленеше: 4 округ.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиджи — җөмһүрият. Дәүләтнең башы — президент, хакимият башы - премьер-министр. Канун бирү органы — ике палаталы парламент (Сенат һәм Бирелүчеләр палатасы)

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык утрауларның да диярлек ярлары мәрҗән рифлары белән уратып алынган һәм нык киселгән. Утрауларның рельефында платолар хөкем сөрә, алар биеклеге 1000 м га кадәр булган тау сыртлары белән киселгән.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җир эчләрендә алтын, бакыр запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат тропик, океаник, дымлы. Уртача ел температурасы +25°С. Җилләрнең юнәлеше һәм утрауларның рельефы явым-төшемнәрдә шактый аерманы билгели (елына 1500 дән алып 4000 мм га кадәр).

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң эре елгалар: Рева (100 км га кадәр кораб йөри ала), Ваннимбука, Мба, Сингатока (барысы да Леву утравында).

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тауларның көньяк-көнчыгыш җил исә торган өслекләре файдалы агач токымнары белән (сандал, тик, кызыл) дымлы тропик урманнар белән капланган. Фиджида шулай ук пальмалар, икмәк агачы, бата, каучык бирүче үсемлекләр бар.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрауларда хайваннар юк диярлек. Кошлар күп.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны якынча 936 мең кеше.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1874 елда Фиджи Бөекбритания колониясе булган һәм бәйсезлекне 1970 елның 10 октябренда яулаган. 1987 елда утрауларда подполковник Рабука җитәкчелегендә ике хәрби борылыш булган, шуның нәтиҗәсендә Фиджи президент җөмһүрияте дип игълан ителгән.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисадның нигезе — авыл хуҗалыгы. Төп экспорт авыл хуҗалыгы культуралары: шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, бананнар. Мөгезле эре терлек, кәҗәләр, дуңгызлар үрчетәләр. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча (дөге чистарту, май язу, шикәр, ит) промышленносте, урман кисү һәм цемент предприятиеләре. Алтын чыгару. Чи шикәр, һинд чикләвеге мае, копра, алтын экспорты.

Акча берәмлеге — Фиджи доллары.

Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният һәм архитектура.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сува. Фиджи музее, анда Тын Океаныннан археологик һәм этнографик экспонатларның бай тупланмалары бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Country is now officially called Republic of Fiji. Fijivillage.com (2011-02-03). “The country is now officially called Republic of Fiji.
    Permanent Secretary at the Prime Minister's Office, Colonel Pio Tikoduadua said the name, Republic of the Fiji Islands, as stated in the 1997 constitution is no longer applicable.”

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Энциклопедический справочник, "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.