Элиу Рут
Элиу Рут ингл. Elihu Root | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Elihu Root |
Туган | 15 февраль 1845 Клинтон, Нью-Йорк штаты |
Үлгән | 7 февраль 1937 (91 яшь) Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары |
Күмү урыны | Hamilton College Cemetery[d][1] |
Ватандашлыгы | АКШ |
Әлма-матер | Һәмилтон көллияте[d], Нью-Йорк университетының юридик мәктәбе[d], Колумбия үнивирситите һәм Williston Northampton School[d] |
Һөнәре | сәясәтче, юрист, дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | АКШ Республика фиркасе |
Җефет | Клара Фрәнсис Уэйлс |
Балалар | Edith Root[d][2], Elihu Root, Jr.[d] һәм Edward Wales Root[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Oren Root Jr.[d] һәм Edward Walstein Root[d] |
Бүләк һәм премияләре | Тынычлык өчен Нобель премиясе |
[[commons:Category:Elihu Root|Элиу Рут |
Элиу Рут (ингл. Elihu Root; 15 февраль 1845 ел — 7 февраль 1937 ел) — америкалы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе, юрист, 1912 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элиу Рут Нью-Йорк штатының Клинтон шәһәрендә Орен Рут һәм Нэнси Уитни Баттрик гаиләсендә туа. Аның әтисе Гамильтон көллиятендә математика профессоры була. Шул көллиятне 1864 елда Элиу тәмамлый. 1867 елда ул Нью-Йорк университетының юридик мәктәбендә укып чыга. Озакламый юрист эшчәнлеген башлый.
1878 елда Рут Клара Фрәнсис Уэйлска, Scientific American журналы мөхәрире кызына өйләнә.
1883—1885 елларда Нью-Йоркның көньяк округы прокуроры вазифасын үти.
1899—1904 елларда исә президентлар Маккинли һәм Рузвельт вакытында АКШ хәрби министры була. Саклану министры мөддәтендә Хәрби көллияткә нигез сала, Вест-Пойнттагы Хәрби академияны зурайта һәм Милли гвардия өстеннән федераль идарәне көчәйтә.
1905 елда, Джон Хэй вафат булгач, Рузвельт Рутны АКШ Дәүләт сәркатибе итеп билгели. Бу вазифада ул консуллык хезмәтендә реформа үткәрә, Якын Көнчыгышта «ачык ишекләр» сәясәтен хуплый. 1906 елда Рио-де-Жанейродагы өченче Панамерикан конференциясендә катнаша, латинамерикан дәүләтләренең хөкүмәтләрен Һаага солых конференциясендә катнашырга чакыра. 1907 елда Вашингтонда Үзәк Америка солых конференциясен оештыра. 1908 елда Япония белән Рут-Такахира килешүенә кул куя.
1909-1915 елларда Рут Нью-Йорктан сенатор була. 1917 елда, Россиядагы Февраль инкыйлабыннан соң Рут Россияга махсус миссия белән җибәрелә. Рутның үзеннән кала, ул миссияга Америка хезмәт федерациясе вице-президенты Джеймс Дункан, социалист Чарль Рассел, генерал Хью Скотт, адмирал Джеймс Гленон, Нью-Йорк банкиры С.Бертро, «Интернешнл Харвестер Компани» компаниясе президенты Сайрус Маккормик һ.б. керә.
Париж солых конференциясендә катнаша, 1921-1922 елларда Вашингтон конференциясендә АКШ вәкиле була.
Ул 1937 елда вафат була.
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Citizen’s Part in Government. Yale University Press, 1911.
- Experiments in Government and the Essentials of the Constitution. Princeton University Press, 1913.
- Addresses on International Subjects. Harvard University Press, 1916.
- Military and Colonial Policy of the United States. Harvard University Press, 1916.
- Miscellaneous Addresses. Harvard University Press, 1917.
- Men and Policies: Addresses by Elihu Root. Harvard University Press, 1925.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
- ↑ Lundy D. R. The Peerage
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РУТ (Root), Элиу. 2014 елның 28 март көнендә архивланган. // Лауреаты Нобелевской премии: Энциклопедия: Пер. с англ. — М.: Прогресс, 1992. (рус.)
- Elihu Root хезмәтләре «Гутенберг» проектында
- The United States and the war, The Mission to Russia (1918)(рус.)
1901–1925 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары |
|
---|---|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) | |
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
- 15 февраль көнне туганнар
- 1845 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Клинтонда туганнар
- Нью-Йорк штатында туганнар
- 7 февраль көнне вафатлар
- 1937 елда вафатлар
- Нью-Йоркта вафатлар
- Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- АКШтан Нобель премиясе лауреатлары
- АКШ дәүләт сәркатипләре
- АКШ хәрби министрлары
- АКШ юристлары