Svoboda | Graniru | BBC Russia | Golosameriki | Facebook
Эчтәлеккә күчү

Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
(Tatar Wikipediäse битеннән юнәлтелде)
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 827
Битләр саны 828 478
Үзгәртүләр саны 4 217 095
Теркәлгән кулланучылар 52 572
Актив кулланучылар 84
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 2.2
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 827 мәкалә бар, 6776 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 618 527 3 092 189 41 370 33 625 298 1 606 490 2665 20 173.9
2 tt Татар 2003 501 827 828 478 6776 4 217 095 52 572 84 6 2.2
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 627 577 824 344 1 562 752 51 753 106 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 299 399 1 090 693 3595 4 716 647 141 299 615 16 30.2
5 kk Казакъ 2002 236 749 637 685 11 203 3 363 484 159 024 222 16 15.1
6 az Азәрбайҗан 2004 200 951 575 277 14 885 7 727 773 296 201 594 15 46.6
7 ky Кыргыз 2002 78 405 109 795 2679 484 772 41 146 71 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 732 183 584 1505 1 276 395 42 169 71 5 24.6
9 cv Чуваш 2004 56 437 114 934 536 833 605 35 913 56 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 403 54 425 0 230 314 29 685 36 2 3.6
11 sah Саха 2008 17 095 51 811 1765 409 299 25 917 42 4 32.6
12 tk Төрекмән 2004 6892 17 058 340 256 893 29 539 36 4 32.8
13 ug Уйгур 2012 6075 15 860 0 159 624 22 881 22 1 26.1
14 gag Гагауз 2010 2804 6653 0 69 478 14 932 13 1 19.7
15 krc Карачай-балкар 2010 2157 14 732 0 110 630 10 862 17 1 255.2
16 kaa Каракалпак 2006 7690 18 226 29 90 801 12 867 42 5 9.4
17 tyv Тыва 2013 3544 12 997 0 48 013 9674 14 1 26.3
18 alt Алтай 2021 1096 6359 0 46 893 3234 11 4 170


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820
Tatar.info проектының эмблемасы

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]